Координаталары:14.848264 (N) 105.8176 (O)
Ил: Лаос
Ват Пхоу (яки Ват-Пху; лаос. ວັດພູ гыйбадәтханә-тау) ул көньяк Лаоста Кхмер халкының Һинд дине гыйбадәтханәләре комплексының хәрабәләре. Ул Пху као тавының итәгендә урнашкан, Меконгтан 6 км да, Чампасак Провинциясендә. 5-енче гасырда ук бу урында гыйбадәтханә булган, ләкин сакланып калган корылмалар 11-енчедән 13-енче гасырга карый. Гыйбадәтханәнең структурасы уникаль, анда элементлар Шива Ходаена багышланган лингамлы изге урынга алып бара, бу лингамга тау чишмәсеннән су коя. Соңрак һәм хәзергәчә бу урын Тхеравада Буддист гыйбадәт кылу үзәгенә әйләнгән.
Ват Пхоу башта Шрестапура шәһәре белән бәйле булган, ул Меконг ярында урнашкан булган, Лингапарвата Тавыннан көнчыгышка таба (ул хәзер Пху-Кхао) дип атала. Бишенче гасырның соңгы дәверенә, текстлар һәм язмалар Ченла Патшалыгы һәм Чампа белән бәйли торган патшалыкның башкаласы булган һәм тауда беренче корылма якынча шул вакытта төзелгән булган. Тау аның өстәге урынында лингам-протуберанец өчен рухи әһәмияткә ия булган; шулай итеп тау Шиваның өе дип, ә елга Ганганың океанын чагылдыра дип танылган булган. Табигый рәвештә, гыйбадәтханә Шива Ходаена багышланган дип танылган булган, ә чишмәдән су изге дип саналган. 10-ынчы гасыр башында Ясоварман I хөкем сөрүе вакытында Ват Пхоу үзәге Ангкорда урнашкан булган Кхмер Империясенең өлеше булган. Шрестапура Ангкор чорының яңа шәһәре белән алмаштырылган булган, ул гыйбадәтханәдән көньякка таба урнашкан булган. Соңгы периодта, башта булган биналар урынына башкалар куелган булган, кайбер таш блоклары янә кулланылган булган; хәзер күренә торган гыйбадәтханә күбесенчә 11-енче гасырның Кох Кер һәм Бапхуон периодларында төзелгән булган. Шуннан соңгы ике гасырда кече үзгәрешләр кертелгән булган, шуннан соң гыйбадәтханә Тхеравада Буддизмы кулланышы өчен кулланылган булган. Бу урын Лао халкы контролена төшкәнче дәвам иткән һәм бу урында һәр Февральдә фестиваль үткәрелә. Реставрация эшләре күп эшләнмәгән булган, бары тик юл буйлап чик постлары реставрацияләнгән булган. Ват Пхоу 2001 елда Дөнья Мирасы Урыны дип сайланган булган.
Күпчелек Кхмер гыйбадәтханәләре кебек, Ват Пхоу көнчыгышка таба урнашкан, гәрчә күчәр төгәл көнчыгышка юнәлештән сигез градуска көньяккарак урнашкан, аның торышын беренче чиратта тау һәм елга билгели. Ул калкулыкка менгәндә кыя нигезе янында, чишмә чыккан урыннан 1,4 км көнчыгышка җәлелеп резервуарларны (барай) үзенә кертә. Гыйбадәтханәдән 6 км көнчыгышка таба, Меконгның көнбатыш ярында шәһәр урнашкан, шул ук вакытта гыйбадәтханәдән көньяктагы юл башка гыйбадәтханәләргә һәм Ангкорга алып барган.
Шәһәрдән килгәндә (аннан күп калмаган), гыйбадәтханәнең беренче ирешелгән өлеше ул барайлар төркеме. Аларның берсендә генә хәзер су бар, 600 м га 200 м уртанчы барай, ул гыйбадәтханә күчәре буйлап урнашкан; моннан төньякта һәм көньякта тагын резервуарлар булган һәм урта барайлар һәм сарайлар арасында юлның һәр ягында да резервуарлар булган.
Ике сарай күчәрнең һәр ягында террасаларда торалар. Алар төньяк һәм көньяк сарайлар буларак мәгълүм. Икесе дә күчәргә таба якта турыпочмаклы өй яны һәм коридордан торган һәм көнчыгыш һәм көнбатыш очларында фальш-ишекләр булган. Ике бинаның да өй яннарының латерит стеналары бар; төньяк сарайның стеналары шулай ук латериттан, ә көньяк сарайның комташтан ясалган. Төньяк бина хәзер яхшырак халәттә. Сарайлар күбесенчә үзләренең фронтоннары һәм тоташтыргыч урыннары өчен мәшһүр алар Ангкор Ват стиленда ясалган.
Киләсе террасада (Шива Ходае атлана торган) Нанди үгезенә табына торган кечкенә изге урын бар, ул хәзер начар халәттә. Ват Пхоудан Ангкорга таба бара торган юл бу гыйбадәтханәдән көньякка таба барган. Көньякка таба гыйбадәтханәнең риваять нигезләүчесе Камматханың дварапаласы тора. Киләсе тар террасада хәзинә-аучылары тарафыннан җимерелгән алты кечкенә табыну урыннарының хәрабәләре урнашкан.
Юлның кульминациясе булып өске террасага һәм үзәк изге урынга алып баручы җиде комташ ярус булып тора. Изге урын ике өлештән тора. Алдагы комташтан урында хәзер Буддизм сурәтләре, ә арттагы элек үзәк лингам булган кирпеч өлеш хәзер буш. Түбә тулаем юк, гәрчә алдына бераз каплау ясалган булган. Изге урыннан якынча 60 м көньяк-көнбатышта урнашкан чишмәдән су таш акведуклар буйлап арткы пулатка алып барган һәм лингамны даимән коендырып торган. Бу изге урын төньяк һәм көньяк сарайлардан соңрак чорга, 11-енче гасыр ахыры Бапхуон дәверенә карый. Көнчыгыш якның өч ишеге бар: көньяктан төньякка таба, фронтоннары Кришна нага Калийяны тар-мар итә; Индра Айраватага атланган; һәм Гарудага атланган Вишну. Көнчыгыш стенада дварапалалар һәм деваталар бар. Көньякка һәм төньякка керүләрдә эчке һәм тышкы фронтоннар бар, көньяктагы берсендә Кришнаның Камсаны кисәкләргә өзүе күрсәтелгән.
Даирәнең башка хасиятләре начар халәттә, изге урыннан көньякта һәм төньяк-көнбатышта Тримурти рельефы. Төньякка таба башка кисеп чокылган сурәтләр бар: кыя битендә Будданың аяк эзе һәм филләргә һәм крокодилга охшатып ясалган ташлар. Крокодил ташы, мөгаен алтынчы гасыр Кытай текстында язылганча кеше корбаннары урыны буларак тасвирланган; бу дөрес булырга да мөмкин, чөнки крокодилның үлчәмнәре кешенекенә охшаш итеп ясалган.
19-ынчы һәм 20-енче гасырларда беренче фәнни тасвирламадан соң, 90-ынчы еллар башына кадәр фәнни эшчәнлек булган. 1987 ел Лаос-ЮНЕСКО проектлары белән һәм 2001 елда ЮНЕСКО Дөнья Мирасы Урыны итеп билгеләнүдән соң археологик һәм саклау эшчәнлекләре бик үскән. Соңгы саклау проектларының мисаллары:
Хәзерге вакытта урын дини эшчәнлек өчен дә турист максатлары өчен дә ачык. Ул 8:00 - 18:00 вакытта ачык һәм керү түләве 50.000 LAK.
Бу урында шулай ук музей бар, анда гыйбадәтханәнең артифактлары күрсәтелгән, мәсәлән, Шива, Вишну һәм Нандин сыннары һәм шулай ук Буддизм сыннары.