Рейхста́г (алм. Reichstag — «Империя җыелышы») — Берлинда урнашкан мәшһүр тарихи бина. 1894—1933 елларда бу бинада Алмания парламенты җыелды. 1999 елдан бирле исә монда Бундестаг (Хәзерге парламент) урнаша.
Бина Франкфурт архитекторы Пауль Валлот проекты буенча 1884—1894 елларда төзелде.
1945 елда бинага Җиңү байрагын элделәр.