Лувр (фр. Musée du Louvre) — дөньяның иң зур рәсем музейларының берсе. Урнашкан мәйданы буенча ул өченче урында. Музей Париж үзәгендә, Сена елгасының уң ягында, Риволи урамында урнаша.
Музей бинасы — элекке патшалар сарае (Palais du Louvre). 2009 елда музейны 8 500 000 кеше зиярәт итте.
Луврда бөтенесе җыелган, музейны универсаль дип атап була. Монда җыелган экспонатлар өчен географик та, вакыт чикләре дә юк.
Викиҗыентыкта? Louvre |