Хатынь (беларуская. Хатынь) - Беларусиядә 1943 елның 22 мартында фашистлар юк иткән авыл.
Сугыш башлангач, 1943-нче елның 22-нче мартында бу авылны фашистлар басып ала. Партизаннарга булышуда гаепләп, авылның 149 кешесен (шуларның 75е балалар) әвен сараена биклиләр, аңа бензин сибеп, ут төртәләр, кешеләрне тереләй утта яндыралар. 149 кеше тереләй утта яна, көя.
Шушы урында хәзер элеккеге 26 йорт урынына 26 морҗа гына тырпаеп тора. Һәр морҗада кыңгырау эленгән.
Сугыш чорында нигезенә кадәр яндырылган 185 авылның изге туфрагы Хатыньга китерелгән. Авыл туфраклары янәшә казылган 185 кабергә күмелгәч, Хатынь авыллар каберлегенә әверелә. Бүгенге үле Хатынь — авыллар каберлеге булып санала. Чөнки бу урында хәзер кара морҗалар йортлар-һәйкәлләр булып калыккан.