Эрмитаж-Казан

Эрмитаж - Казан (музей) – Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан федераль дәүләт мәдәният оешмасы «Дәүләт Эрмитажы» сәнгать һәм мәдәният - тарих музееның Казан шәһәрендә ачылган бүлекчәсе – Эрмитажның Русия территориясендә ачылган беренче филиалы. Казан Кремле музей - тыюлыгының структура берәмлеге булып тора.

Музей Казан Кремле территориясендәге элекке Юнкерлар укуханәсе бинасында урнашкан. Күргәзмә залының мәйданы 868 кв.м.

Тарих

«Дәүләт Эрмитажы» музееның Казандагы бүлекчәсен ачу Казан шәһәренең Меңъеллыгын билгеләп үтү вакыйгасы белән бәйле. 2005 елның 23 августында «Дәүләт Эрмитажы» җитәкчелеге белән Казан Кремле музей - тыюлыгы җитәкчелеге арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела. Музей бүлекчәсенең рәсми ачылу көне – 2005 елның 28 августы. «Дәүләт Эрмитажы» музееның директоры Михаил Пиотровский Казан бүлекчәсен ачу тантанасында катнаша һәм ачык ликсә укый, «Алтын Урда. Тарихы һәм мәдәнияте» исемендә беренче күргәзмәне тәкъдим итә.

Татарстанның һәм «Дәүләт Эрмитажы»ның хезмәттәшлеге 1997 елда «Кубрат хан хәзинәсе» күргәзмәсеннән башлана. Эрмитаж (Санкт-Петербург) 1997 - 2004 елларда Казан шәһәрендә 5 мәртәбә зур күргәзмә уздыра. 2004 елда, бер яктан, «Дәүләт Эрмитажы», икенче яктан, Татарстан мәдәнит министрлыгы, Казан мэриясе, Татарстан фәннәр академиясе арасында Казан шәһәренең Меңъеллыгына Казан шәһәрендә «Эрмитаж үзәге» исемле мәдәни - агарту һәм белем бирү программасы ачу максаты турында беркетмәгә кул кую була.

Эрмитаж - Казан музей үзәге Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев хәерхаһлыгы белән ачыла.

Музей бинасы

Эрмитаж-Казан музей-үзәге Казан Кремле территориясендәге элекке Юнкерлар укуханәсендә урнаша. Бина мигъмарчы П.Г. Пятницкий тарафыннан 1840 елларда соңгы «рус (николай) классикасы» ысулында хәрби кантончылар мәктәбе итеп төзелгән. 1861 елда хәрби ведомствога тапшырыла. 1866 елда юнкерлар укуханәсе ачыла. Бина тышкы яктан кырыс монументаль кыяфәте, озын коридор белән тоташкан, биек түшәмле якты заллары белән җәлеп итә.

Күргәзмә

Күргәзмә залларында Санкт-Петербургтан, төп бинадан китерелгән күргәзмәләр даими, ярты ел дәвамында эшли. Эрмитаж - Казан экспозицисендә бүгенге көндә берничә йөз саклау берәмлеге булган саклау фонды да булдырылган. Үзәктә экспозиция заллары, компьютер сыйныфлары, ликсә залы, конференц-зал, мәгълүмат залы урын алган. Ул залларда сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, тарихи- мәдәни коллекцияләр күргәзмәгә куела.

Аллаһының 99 исеме

IX-XIX гасырлар классик ислам сәнгате күргәзмәсе. Иранда XI гасырда ясалган бакыр тәмәке тарту җиһазы, Аксак Тимер оныгы күчереп язган Коръәннең бер бите, Кытайда XIV гасырда алтын кертеп тегелгән күлмәк, Гыйракта X гасырда ясалган керамик касәләр, Иранда XVI гасырда Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме кертеп ясалган намазлык, хәзерге Русия җирендә табылган алтын чигә алкалары куелган. Кытайда кошлар төшерелгән кәгазьдә басылган Коръән игътибарга лаек. Ул – тереклек иясе төшерелгән Коръәннең билгеле бердәнбер үрнәге.

Кызыклы факт

Эрмитаж –Казан – дөньякүләм данлыклы «Дәүләт Эрмитажы» музееның башка шәһәрләрдә ачылган 4 нче (Русиядә – 1 нче) бүлекчәсе:

  • Лондон, Самерсет-Хаус (2000)
  • Лас-Вегас (Невада, АКШ), Соломон Гуггенхайм музее (2001)
  • Эрмитаж-Амстердам (Һолландия), Амстелхоф (2004)
  • Эрмитаж-Казан, Казан Кремле музей- тыюлыгы (2005)
  • Феррара (Италия), герцог Д'Эсте замогы (2006)
  • Эрмитаж-Выборг, Виипури музее (2010)
  • Эрмитаж-Омск (2016-планда)

Музей турында

Казан Кремле музей-тыюлыгы директоры - Зилә Вәлиева

Мөдире – Ольга Пиульская

Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Кремль, 4- подъезд

Ачылу вакыты: 28.08.2005

Бюджет статусы: РФ субъекты, мунииципаль

Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма

Оешма тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү

Оешманың классификациясе: музей-тыюлык, сәнгати

Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 888 кв.м,; парк 13,45 га

Оешмага керә: кинолекторий, кибет, интернет сыйныфы

Югарыдагы оешма: Казан Кремле дәүләт тарихи - мигъмари һәм сәнгати музей – тыюлыгы – М2558

Партнер-оешмалар: Дәүләт Эрмитажы (Санкт-Петербург) – М106; Татарстан Республикасының милли музее – М1299

Рәсми бит: http://www.museum.ru/m3128

Чыганаклар

  • Путеводитель Казань и Казанский Кремль. - Казан, 2009.
  • «Казанский Кремль - культурный туризм» гәҗите, 2007 елдан квартал саен чыга.
  • Ситдиков А.Г. Казанский кремль: историко-археологическое исследование. - Казан, 2006.
  • Экскурсия по Казанскому Кремлю (мультимедия басмасы) - Казан, 2005.
  • Каталог выставки "Дети Богов. Античные герои в Древнем и Новом искусстве". - СПб., 2009.
  • Каталог выставки "От Китая до Европы: Искусство исламского мира". - СПб., 2008.
  • Каталог выставки "Русское искусство в Эрмитаже. Знаменитые и забытые мастера XIX - первой четверти XX века". - СПб., 2007.
  • Каталог выставки "Вышивка Западной Европы XVI - начала XX века в Эрмитаже". - СПб., 2006.
  • Каталог выставки "Полцарства за коня…". Лошадь в мировой культуре". - СПб., 2006.
  • Каталог выставки "Золотая Орда. История и культура". - СПб., 2005.

Тышкы сылтамалар

Моны да карагыз

Музей турында тамашачылар фикере

Түбәндәге категорияләрдә күрсәтелгән:
Аңлатма языгыз
Киңәшләр
Тәртипкә китерегез:
Y.Arman Barlas
5 December 2016
I have visited the Hermitage and Winter Palace several times and am impressed all over again by the collections on exhibit.
Y.Arman Barlas
5 December 2016
Just perfectly immaculate. Clean and peaceful.
Y.Arman Barlas
5 December 2016
If possible, I would recommend visiting in half-day increments, otherwise it can be quite overwhelming, almost too much to absorb in one day.
Ma Hi
24 July 2016
Magnificent!The precious art all over the world!Every minute you spend in this museum going to be-one in a life-experience,and you are always run out of time devouring every piece of art.A MUST SEE!
Tolgay
2 March 2019
A place to visit, full of art and talent. You can spend a whole day at Rembrandt section. Don’t forget to sit and relax every 45mins. You will need it:)
Mehmet
13 August 2014
A museum of art and culture in Saint Petersburg, Russia. One of the largest and oldest museums in the world, founded in 1764 by Catherine the Great and has been open to the public since 1852.
STN Apartments by the Hermitage

$43 башлау

Sonata at Nevsky Hotel

$72 башлау

Small Central Studio near Ermitasce

$56 башлау

Modern Studio3 old center near Hermitasce

$56 башлау

Sonata at Nevsky 5

$91 башлау

Nevsky 3 Guest House

$57 башлау

Якындагы тәкъдим ителгән истәлекле урыннар

Барысын да карагыз Барысын да карагыз
Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Эрмитаж-Казан

Эрмитаж - Казан (музей) – Питырбур шәһәрендә урнашкан федера

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Palace Embankment

The Palace Embankment or Palace Quay (Russian: Дворцовая набережн

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Grand Church of the Winter Palace

The Grand Church of the Winter Palace (русский. Cобор Спаса Неру

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Palace Square

Palace Square (русский. Дворцовая площадь, Dvortsovaya Ploshchad)

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Alexander Column

The Alexander Column (русский. Алекса́ндровская коло́нна, Aleksandrovs

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Hermitage Bridge

The Hermitage Bridge (Russian: Эрмита́жный мост) is a bridge across

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Сарай күпере

Сарай күпере (рус. Дворцовый мост) — Санкт-Петербург шәһәрендәге

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Pevchesky Bridge

The Pevchesky Bridge (Russian: Пе́вческий мост; literally Sin

Охшаш туристик урыннар

Барысын да карагыз Барысын да карагыз
Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Palace of Culture (Iaşi)

The Palace of Culture (Romanian: Palatul Culturii) is an edifice

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Mauritshuis

The Royal Picture Gallery Mauritshuis (English: 'Maurice House') is an

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Palazzo Pitti

The Palazzo Pitti (pa.ˈla.ttso ˈpi.tti), in English sometimes called t

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Лувр музее

Лувр (фр. Musée du Louvre) — дөньяның иң зур рәсем музейларының бер

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Museum of Fine Arts, Houston

The Museum of Fine Arts, Houston (MFAH), located in the Houston Museum

Барлык охшаш урыннарны карагыз