Азат итүче гаскәри - Берлиндагы Трептов паркында урнашкан һәйкәл.
Берлиндагы өч Совет хәрби мемориалынның берсе (тагын Совет хәрби мемориалы (Панков) һәм Һәлак булган совет гаскәриләренә һәйкәл (Тиргартен) бар).
Мемориалда 7000 чамалап совет гаскәрие күмелгән. Берлин өчен сугышта 75000 совет хәрбие һәлак булган.
Сынчы - Е.В. Вучетич, мигъмар - Я.Б. Белопольский, рәссам - А.В. Горленко.
1949 елның 8 маенда ачылган. Биеклеге 12 м. Авырлыгы 70 тонна.
Азат итүче гаскәри - совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе һәм фашизмнан Аурупаны азат итүнең символы булып тора.
Һәйкәлнең үзәгендә совет гаскәрие свастика ватыклары өстендә тора, гаскәри бер кулында иелгән кылыч тота, икенче кулында ул коткарган алман кызын тота.
Һәйкәлнең прототибы - Берлин өчен сугышта 1945 елның апрелендә алман кызын коткарган совет гаскарие Николай Маслов булган.
Һәйкәлнең эскизында гаскәри автомат тоткан, ләкин Сталин тәкъдиме буенча автомат кылыч белән алыштырылган.