Асуан гидротөене

Асуан гидротөене — Нил елгасының беренче бусагасындагы, Асуан шәһәре тирәсендәге дөньяда иң зур гидротехник корылмалар системасы. Бу урында елганы ике буа тоткарлый: яңа «Югары Асуан буасы» (гарәп. السد العالي‎‎) һәм иске, яки «Түбән Асуан буасы».

Шулай ук ​​кара

Төзелү сәбәпләре

Сусаклыгыч төзелгәнче Көнчыгыш Африка суын җыйган Нил җәен, ел да ярларыннан чыгып ташый. Су басу туфракта уңдырышлы ләм һәм минераллар калдыра. Шуңа күрә Нил буендагы җирләр – игенчелек өчен менә дигән урын. Елга буендагы халык саны һаман арта тору сәбәпле, иген басуларын һәм мамык кырларын саклау өчен су ташкыннары белән идарә итү ихтыяҗы туа. Аерым вакытларда су ташкыны кырларны тулысы белән юып чыгара. Су кимәле түбән елларны корылык килә, күп халык ачка интегә.

Әлеге архитектура проектының максаты – тугай җирләрен су басудан коткару, Мисыр электр энергиясе белән тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы максатлары өчен сугару каналлары челтерән барлыкка китерү.

Төзелеш тарихы

Инглизләр беренче буаны 1899 елны төзи башлыйлар. Проект авторлары - Уильям Виллкокс, Бенджамин Бейкр һәм Джон Эрд. Төп подрядчы - Джон Эрд фирмасы. Буаның буе – 1900 м, биеклеге – 54 м. Әмма әүвәлге проект дөрес булып чыкмаган, шуңа күрә буаны ике тапкыр (1907—1912 һәм 1929—1933 елларда) күтәрергә туры килгән.

1946 елны су буаның өске ноктасы биеклегенә күтәрелә, шуңа күрә 6 км югарырак җирдә икенче буа төзергә карар кылынган. Аны проектлау эшләре 1952 елда башланган. АКШ һәм Бөекбритания Халыкара банктан төзелешкә 300 млн доллар ссуда тәкъдим иткәннәр, ә үзләреннән тагын 200 млн биреп торырга әзер булганнар. Ләкин алмашка алар Мисыр халкына икътисади һәм сәяси кабала шартларын тагалар.. 1956 елда АКШ белән Бөекбритания үз тәкъдимнәреннән баш тарталар. Моның сәбәпләре - Мисырның Совет блогы илләре белән якынаюы: Мисыр хөкүмәте Кытай халык республикасын дипломатик яктан таный һәм Совет блогына керүче Чехословакиядән корал сатып ала.

Җамал Габдел-Насыйр (Мисыр президенты) Югары буа төзү максаты белән Сүәеш каналыннан узучы караплардан салым җыю өчен аны чит ил акционерларыннан Мисыр файдасына тартып ала. Бөекбритания, Франция һәм Исраил моның белән килешмичә, хәрби низаг оештыралар һәм Сүәеш каналын басып алалар. Ләкин БМО һәм ССРБ басымы астында, АКШның низагка кысылмавы сәбәпле, өч ил баскыннары китәргә мәҗбүр ителә.

1958 елны ССРБ Мисырга инглизләр яллаган көнбатыш алманнар проектына каршы Мәскәүдәге Гидропроект институты ясаган сызымны тәкъдим итәләр. Мисыр хөкүмәте соңгы проектны отышлы дип таба, чөнки ул чыгымнарны 15%ка киметергә мөмкинлек биргән. 1960 елны подряд ССРБ ягына бирелә, аны ашырырга совет белгечләре җәлеп ителә. Килешү буенча Мисырга 400 млн долларлык кредит бирелә, аның шартлары буенча ярдәмнең өчтән бер өлеше кичерелә.

1970 елның 21 июлендә Югары буа әзер була, әмма инде 1964 елда буа тутырыла башлый. 1964 елда бу уңайдан төзелешкә КПСС Беренче секретаре Никита Хрущев килә. Сусаклыгыч кайбер археология истәлекләрен юкка чыгару белән яный, шуңа да ЮНЕСКО башлангычы белән 24 төп истәлек башка урыннарга күчерелә.

1971 елның 15 гыйнварында Асуан гидротехник корылмасы тантаналы рәвештә ачыла. Тантанада президент Әнвәр Сәдат белән ССРБ Югары Шурасы Президиумы Рәисе Н.В. Подгорный катнашалар.

Гидротөеннең сыйфатламасы

Югары Асуан Буасының озынлыгы 3600 м, киңлеге: нигезе буенча 980 м, тарагы буенча 40 м, биеклеге 111 м. Ул 43 млн м³ грунт материалыннан тора. Суның максималь чыгымы (барлык суүткәргечләр аша) - 16000 м³/с.

Тошка (рус. точка) каналы сусаклагычны Тошка күле белән бәйли. Сусаклагыч Насыйр күле буларак билгеле. Күлнең озынлыгы 550 км, иң киң урыны 35 км. Су өстенең мәйданы 5250 км², тулы күләме 132 км³.

Һәрберсе 175 МВт-лы 12 генераторның егәрлеге 2,1 ГВт электр энергиясе. 1967 елда, ГЭСның эшләнеше проектланган куәтенә чыгарылгач, ул Мисырдагы ярты элект энергиясен чыгара башлый.

Асуан гидротөенен төзү белән 1964 һәм 1973 елларда су басу куркынычы, 1972—1973 һәм 1983—1984 елларда корылык кәсафәтләре кисәтелгән. Насыйр күле буенда күпсанлы балыкчылык хуҗалыклары барлыкка килгән.

Бүген Асуан гидротөене мамык һәм кукуруз басуларын сугару өчен су куа. Сугару каналлары челтәре чүлне геометрик яктан дөрес туропочмакларга бүлгән. Ком-Омбо өлкәсендәге җирләрне сугара башлау белән Мисырда игенчелек өчен яраклы җирләр сигез йөз мең гектарга арткан.

Экологик кәсафәтләр

  • Нилның каптажы экологик яктан зыянлы нәтиҗәләргә китергән. Сусаклагыч төзелгәндә Суданның 60 000 гаиләсе үз өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр була.
  • Уңдырышлы ләм элек су буйлап утырган булса, хәзер ул сусаклагыч төбендә җыела. Ләм Насыйр күленең кимәлен күтәрә.
  • Нил тамагында су биеклеге төшү сәбәпле аның дөге басулары урнашкан төнъяк өлешенә тозлы диңгез суы үтеп керә. Нил тамагы элекке уңдырышлыгын югалта башлаган.

Кызыклы фактлар

  • Фильтрациягә каршы чаршау кору максатыннан эшкә Казан төзүче инженерлар институты галимнәре җәлеп ителә: Морат Кулиев, Вагыйз Фәтхуллин.
  • Төзелештә СССРдан барлыгы ике меңгә кадәр белгеч катнашкан.
  • Төзелеш барышында 450 кеше һәлак булган.
Түбәндәге категорияләрдә күрсәтелгән:
Аңлатма языгыз
Киңәшләр
Тәртипкә китерегез:
Sharm Club Excursions
14 April 2016
Well, you should come here to see the tall obelisk as well as the Naser lake and the temple of Kalabsha, which is shown from the dam.
Scott Norris
11 January 2015
Easy stop on the way to/from airport. Just make sure you fix the taxi fare first.
Fady Aziz
9 January 2015
Do not ever miss the friendship symbol - Ramz el sadaka, view from 75 meters high is amazing
Sharm Club Excursions
15 April 2018
One of the main attractions in Aswan is its gigantic High Dam
Njoud Fahad
16 February 2019
Great job!
Milo
9 February 2016
Las vistas de la presa del alto y bajo nilo, incomparables
Movenpick Resort Aswan

$71 башлау

Pyramisa Isis Corniche Aswan Resort

$34 башлау

Orchida St. George Hotel

$19 башлау

Marhaba Palace Hotel

$30 башлау

Nile Hotel Aswan

$20 башлау

Oscar Hotel

$7 башлау

Якындагы тәкъдим ителгән истәлекле урыннар

Барысын да карагыз Барысын да карагыз
Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Temple of Kalabsha

The Temple of Kalabsha (also Temple of Mandulis) is a Ancient Egyptian

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
New Kalabsha

New Kalabsha is a promontory located near Aswan in Egypt. It houses

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Agilkia Island

Agilkia Island (also called Agilika island) is an island in the Nile

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Philae

Philae (Greek: Φιλαί, Philai; Ancient Egyptian: Pilak, P'aaleq; Arab

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Famine Stela

The Famine Stele is an inscription located on Sehel Island in the Nile

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Sehel Island

Sehel Island is located just to the south of Aswan. Here there are

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Unfinished obelisk

The unfinished obelisk is the largest known ancient obelisk, located

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Temple of Kom Ombo

The Temple of Kom Ombo is an unusual double temple built during the

Охшаш туристик урыннар

Барысын да карагыз Барысын да карагыз
Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Cahora Bassa

The Cahora Bassa lake is Africa's fourth-largest artificial lake,

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Akosombo Dam

The Akosombo Hydroelectric Project (Akosombo HEP), usually referred to

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Kariba Dam

The Kariba Dam is a hydroelectric dam in the Kariba Gorge of the

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Hoover Dam

Hoover Dam, once known as Boulder Dam, is a concrete arch-gravity dam

Add to wishlist
Мин монда булдым
Visited
Orlík Dam

The Orlík Dam (Czech: Vodní nádrž Orlík) is the largest hydr

Барлык охшаш урыннарны карагыз